Күңелегездә яз булсын

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр көне – зирәклек һәм күркәм гамәлләр бәйрәме уңаеннан ихлас котлыйм. 

Бу бәйрәм – өлкән буын вәкилләренә аларның яшен искә төшерү көне түгел, ә әти-әниләребезгә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, остазларбызга, өлкән дусларыбызга   районны үстерүгә керткән лаеклы өлешләре, намуслы хезмәтләре, сабырлыклары, акыллы киңәш бирә белүләре, авыр минутта ярдәмгә килүләре өчен җылы сүз, рәхмәт җиткерү мөмкинлеге ул. 

Сез олы тормыш юлы үткәнсез. Сезне хаклы рәвештә вакыт һәм буыннарны тере бәйләүчеләр дип атарга була. Бүген, яшьләрнең инициативасы белән бергә өлкәннәрнең зирәклеге таләп ителгән чорда,  безгә сезнең белем һәм тәҗрибә аеруча кирәк. Сез һәрвакыт яхшырак заман киләчәгәнә өметләнеп яшәгәнсез һәм безне дә шулай өйрәттегез. Шушы ышаныч сезгә әле бүген дә сафта калырга ярдәм итә. Иҗтимагый һәм мәдәни тормышта актив катнашуыгыз да ихтирамга лаек. Сугыш елы авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәреп, Ватаныбызга бәйсезлек бүләк иткән, илебезне торгызган сугыш һәм тыл ветераннарына аерым рәхмәт.        

Озак елларга җитәрлек нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Якыннарыгызның хөрмәтен тоеп яшәгез, тормышка мәхәббәтегез сүрелмәсен.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International