Укытучыларның да формасы бар

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Узган уку елы ахырында хезмәттәшләребез белән уйлаштык та яңа уку елында укытучылар өчен дә әнә шундый яңалык кертергә булдык. Башта форманың эскизын уйладык, тукымасын сайладык, – ди татар теле укытучысы Ләйсәния Шәймәрданова. 

Форманың тулы комплектына пиджак, чалбар, итәк, жилет һәм сарафан керә. Кемдер әлеге комплектны тулысынча тектерергә теләк белдергән, кемдер – күңеленә хуш килгән өс киемен генә.  

Форманы теккәндә һәр тәрбияче һәм мөгаллимнең үтенеч-теләген истә тотып, кием аларга килешерлек булырдай итеп, аерым-аерым эшләргә тырыштык, – диләр Әгерҗенең “Гүзәл“ сәүдә йорты тегүчеләре Диләрә Брицова һәм Алинә Вәлиуллина. 

Җәй дәвамында укытучылар сәүдә йортына юлны “такырайтып“ бетерәләр. 

Ничек кенә булмасын, 22 комплектны 1 сентябрьгә тегеп бетердек, – диләр тегүчеләр. 

Яңа уку елының беренче көнендә укытучыларының мәктәпкә матур формада килүләре укучылар өчен көтелмәгән яңалык булгандыр, мөгаен. Ә мөгаллимнәр үзләре:

Формада йөрү безгә бик тә ошый. Моңа кадәр ник бу турыда уйламадык икән?! – диләр.  

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International