“Наско“ – яңа офиста

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

Шәһәребездәге “Наско“ иминиятләштерү компаниясе М.Горький урамындагы офистан күченде. Хәзер компания хезмәткәрләре халыкны “Әгерҗе“ сәүдә йорты янәшәсендәге бинада кабул итәләр.

Узган атнада “Наско“ коллективы Ринат Арасланов җитәкчелегендәге “Әгерҗе МСО“ төзүчеләре үзгәртеп корган офиста өй туе уздырды. 

“Наско“ иминиятләштерү компаниясенең Татарстанда һәм аннан читтә 100дән артык офисы бар, аларда 2500 кеше хезмәт куя. Әгерҗедәге офисның халык күп йөри торган бинага күчүе бик сөендерде, – диде Казаннан килгән вәкил Азат Габдуләхәтов. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов та Лениза Кулышева җитәкчелегендәге коллективка зур уңышлар теләде.

Моннан 15 ел элек Әгерҗедә Татьяна Кардашның җиңел кулы белән ачылган “Наско“ компаниясе зур уңышларга иреште. Киләчәктә дә халыкның ышанычын югалтмагыз, гадел һәм намуслы булыгыз, – диде ул.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International