2 нче октябрь көнне Шаршады авылы клубында өлкәннәргә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды.

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

2 нче  октябрь  көнне  Шаршады  авылы  клубында  өлкәннәргә  багышланган  бәйрәм  кичәсе  булып  узды.Бәйрәм кичәсе  ике  өлештән  торды.Беренче  өлешендә  өлкәннәребезгә  котлау  сүзләре  җиткердек,матур  җырлар ,биюләр  бүләк иттек.Чәчкә  бәйләмнәре  тапшырдык.Бәйрәмебезнең  икенче  өлешен  өлкәннәребез  белән  бергә чәй  өстәле  артында  дәвам  иттек.Бәйрәм  кичәсе  бик  күңелле  булды.Өлкәннәребезгә  бик  ошады.Чәчкә  бәйләмнәрен  кочып  сөенә-сөенә   рәхмәтләр  әйтеп өлкәннәребез  өйләренә  таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International