1 октябрьдән Россиядә көзге чакырылыш башланды. Әгерҗе районыннан хәрби хезмәткә 55 егет китәчәк.
– Армия сафларына китүчеләргә елдагыча кәрәзле телефон белән банк картасы бирәчәкләр. Аңа ай саен 2 мең сум акча күчерелә. Ә ятимнәр өчен аның күләме 3 мең сум булачак. Банк картасына солдатның ата-анасы да акча күчереп тора ала, диде ТР Хәрби комиссариатының Әгерҗе районы буенча бүлек начальнигы Илгиз Галиев.
Ә Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин әти-әниләрнең улларыбызны хәрби хәрәкәт барган урыннарга җибәрмәсләрме икән дигән шик-шөбһәләренә нокта куеп болай диде:
– Хәрби хезмәткә чакырылган егетләр хәрби хәрәкәт урыннарына җибәрелмәячәк. Анда контракт буенча хезмәт итүчеләр генә җибәрелә.
Хәрби чакырылыш буенча соравыгыз булса, “кайнар линия“ләргә шалтырата аласыз:
8(843) 2642351 – Казан хәрби прокуратурасы;
8(843) 05216, 2216006 – Татарстан Хәрби комиссариаты.