Жил–давыллар куркыта

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

Авылларда көчле җил кайбер шәхси хуҗалыкларның түбәләреннән профнастилны алып ташлаган, иске коймалар ауган дигән хәбәрләр дә килеп иреште. Биектауда бер гасырлык тополь агачы газ торбасына төшкән. Иж-Бубыйда һәм Мордывыйда кыска ялганыш нәтиҗәсендә утны сүндереп торганнар. Электр чыбыклары өзелү очраклары булмаган.

Көчле давыл турында без алдан ук барлык оешмаларга хәбәр итәбез. Бөтен хезмәтләр гадәттән тыш хәл очракларына әзер торалар. Райондашларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәм, көчле җил-давыл булганда карт агачлар,  иске йор-сарайлар янәшәсендә тормагыз. Сабыйларыгызны да урамда калдырмагыз, – дип кисәтә  янгын часте начальнигы  Ринас Яппаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International