Машинам белән бергә картаям

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Аның шоферлык стажы 50 ел инде. 

Беренче ГАЗ-51 машинасын Горькийдан үзем алып кайткан идем. Анысында 20 еллап эшләдем. Монысына да 30 “яшь“ инде, – ди. 

Элек безнең “газик“лар колхозда төп тотка булды,ул чакларда хәзерге кебек егәрле “КамАЗ“лар юк иде бит. Казанга да, Чаллыга да, башка ерак шәһәрләргә дә шушы машинада йөрдек инде, – ди, хатирәләргә бирелеп. 

Шул машинага утырып күрше авылларга Сабантуйларга да бара идек бит әле, – дип кушыла җәмәгате, гомере буе Көчек авылы  халкы сәламәтлеге сагында торган медицина ветераны Диләфрүз ханым. 

Колхоз чорларын бик сагынам. Өйгә кайту бик сирәк эләксә дә, эшләве күңелле иде, – дигәндә, күзендә әйтеп бирә алмастай сагыш абайлана втеранның. 

Хәер, Радис абый кебек эш атына безнең заманда да шөгыль җитәрлек. Әнә, хәзер дә язын чәчү вакытында басуга орлык чыгара, җәен – печәндә, көзен янә басуда ул. Кышын – ферма тирәсендә.  

Көн дә, төн дә уенда шул машинасы гына инде аның,  өйгә кайтып кергәне дә юк, – дип шелтәләп ала җәмәгате. Тик яратып, хөрмәт итеп кенә әйтүе аның. 46 ел иңне-иңгә куеп, менә дигән ике кызга гомер бүләк иткәннәр, аларга югары белем биргәннәр, ике йорт төзеп кергәннәр, гомер буе абзар турырып мал асраганнар. Каралты-куралары, ихаталары биредә уңган-булган хуҗалар яшәвен дәлилләп тора. 

Әгәр яшьлеккә кире кайту мөмкинлеге булса, башка һөнәр сайлар идеңме, Радис абый?  – дип сорыйм.

Һич тә икеләнмичә шофер булыр идем. Тормышымны машинамнан башка күз алдыма да китермим, – ди ул икеләнүләргә урын калдырмыйча. Шушы елларда бер генә юл һәлакәтенә дә юлыкканы булмаган аның (Ходай сакласын!), эш вакытында ватылып та ятканым да юк, ди. 

Машинаны  шуның кадәр майлап-җайлап торуына ничек ватылсын инде ул?! – ди Диләфрүз апа янә шаяртып. 

Җайлап-майлап торсаң да, яшь үзенекен итә шул, менә ватылып китте бит әле корыч аткаем.  Төзәтә алсам, яңадан эшкә чыгам, – ди ветеран шофер 70 яшьлек юбилееннан соң да эштән туктамаячагына ишарәләп. 

Сер итеп кенә әйтим әле: язын басуларга чыккач, “менә тагын сезгә килдем“ дип, кырлар, каеннар белән сөйләшеп йөри икән. Басулардан башка яши алмый инде ул,  – ди җәмәгате. Бу сүзләргә өстәп тагын ни әйтәсең инде?! Алар Радис абыйның чын җир улы булуына, туган ягын, авылын чын күңелдән яратуына матур бер дәлил.

Дания Абзалиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International