..Инде менә ничә ел рәттән комбайнчылар парадында Радик абыйдан:
– Быел соңгы тапкыр чыгармындыр инде уракка. Яшем олыгая, ял итәргә кирәк, – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бер елдан соң парадта янә ветеран комбайнчыны күргәч, күңел күтәрелеп китә. Ә ул үзе:
– Сау-сәламәт көенчә ничек өйдә ятасың инде? Күңелем һәрчак басуда бит минем, – ди аклангандай.
Акланулар кирәкме соң инде мөхтәрәм авыл агаена? Сезнең кебек “туганнан бирле“ кыр-басуларны иңләгән ветеранның күңеле кырга ничек ашкынуын аңламыйбызмы әллә без?!
Туган авылы Көчектә 8 сыйныфны тәмамлагач, Арчада механизаторлар курсында укый ул. Менә шуннан бирле аның көчле, тырыш куллары йә машина, йә трактор, йә комбайн иярли.
– Шулай да күңелемә иң якыны – комбайн. 1976 елда кабинасыз “СК-4“ комбайнында Фринил Камалиевның (хәзер инде мәрхүм) ярдәмчесе булып эшли башлаган идем. Шуннан бирле төрле комбайннарда эшләргә туры килде. Заман таләп иткәч, менә 8 ел егәрле “Нью Холланд“ комбайнын да иярлибез, шөкер, – ди механизатор.
– “Нью-Холланд“ка ияләшү бер дә авыр булмады, эше шул ук бит инде аның, ә компьютерына укыттылар, – дип дәвам итә.
Быелгы урып-җыю чорында 2350 тонна ашлык суктырган ул.
– Нигездә, Кадыбаш, Иске Эсләк, Девәтернә басуларында эшләдек. Яңгырлар гел куркытып торса да, булганны җыеп алдык. Башкалар йокыдан торганчы, һәр көнне иртәнге 5ләрдә үк җайлап-майлап чыга идем комбайнны. Өйдә дә сәгать 4тә торырга күнеккән бит. Шундый җаваплы урак чорында йоклап ятып буламы соң инде?! – ди.
Берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән сыйлаган Кадыбаш, Иске Эсләк ашханәләре пешекчеләренә газета аша рәхмәт тә җиткерергә кушты ветеран комбайнчы.
– Хезмәт кешесенең кадерен белүчеләр эшли анда, – дип тә өстәде.
Менә шулай быелгы уракны күтәренке кәеф белән тәмамлап, комбайнын юып, кышка әзерләп тә куйган инде ул.
– Комбайным белән хушлашмадым, алдагы елга кадәр саубуллаштым гына, – ди елмаеп.
Язманы типографиягә җибәрер алдыннан Радик абый редакциягә шалтыратып, Казанда авыл хезмәтчәннәре өчен бик матур бәйрәм оештырылуын, аннан күтәренке кәеф, яңа көч-дәрт алып кайтуын хәбәр итте.
– Бәйрәмдә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен үзе сәламләде. Ә Авыл хуҗалыгы министрлыгының безгә биргән күчтәнәчен күрсәгез иде?! Күгәрчен сөте генә юк бит анда! Шулай хезмәтеңне бәяләп, зурлап торганда, ничек эшләмәскә?! – диде хөрмәтле механизатор.
Дания АБЗАЛИЕВА.