Әгерҗе паркында – полиция овчаркалары

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе

“Форпост“ хезмәткәрләре Әгерҗе полициясе хезмәткәрләре белән берлектә шәһәрнең сигезенче сыйныф укучылары өчен әле күптән түгел генә ачылган “Яшьлек“ паркында чара уздырдылар. Чарада укучылар кинолог һөнәре белән таныштылар, этләрне дрессировкалау нечкәлекләре турында белделәр. Кинологлар Рәшит Ахунов һәм Рәдүл Закиров укучыларга этләр белән берлектә төрле чыгышлар күрсәттеләр. Чара ахырында балалар рәхәтләнеп әлеге дүртаяклы дуслары белән аралаштылар, фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International