Россия Дәүләт Думасы шул хактагы канун проектын хупласа, өч бала үстерүче әниләр дә лаеклы иртәрәк чыгарга мөмкин.
Дәүләт Думасына тәкъдим ителгән канун проекты гамәлгә керсә, өч һәм аннан да күбрәк балалы әниләрнең 47 яшьтән үк лаеклы ялга китәргә мөмкин. Ләкин ул яшәгән төбәктә халыкның табигый кимүе күзәтелергә тиеш. Арту булган төбәкләрдә күп балалы әниләр 53 яшьтән ялга чыгачак.