Фишман Әгерҗегә килде

2015 елның 16 октябре, җомга
Бүген Әгерҗегә эшлекле визит белән ТР Президентының скверлар һәм парклар буенча  ярдәмчесе Наталия Фишман һәм аның командасы килде.
Ул район башлыгы Валерий Макаров һәм башка җитәкчеләр белән берлектә“Орешник“ ял зонасында, Җиңү скверында “Яшьлек“ ял паркында һәи ипподромда булды. Наталия Фишман ял паркларын халыкка тагын да уңайлырак итү буенча киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.
Татарстанда игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы ахырына якынлашса да, ял урыннарын төзекләндерү алга таба да дәвам итәчәк. Ә алдагы ел Татарстанда Сусаклагыч зоналар елы дип игълан ителә, – диде Казан кунагы. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International