Район башлыгы Валерий Макаров хакимияттә һәр иртәдә була торган планеркаларны урыннарга, халык арасына чыгып үткәрүне гадәткә кертте.
Шундый планеркалар хәзер кече авылларга чыгып та үткәреләчәк. 15 октябрьдә Валерий Макаров хезмәт күрсәтүче предприятиеләр җитәкчеләре белән чираттагы киңәшмәне Рус Шаршадысында уздырды. Авыл халкы белән берлектә узган планеркада күп кенә проблемаларны чишү юллары эзләнде, җитәкчеләргә аларны хәл итү бурычлары куелды.