Исәнбайда ялган аракы сатканнар

2015 елның 16 октябре, җомга

Татарстандагы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллыдагы территориаль органы район башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә кибетләргә уздырган рейд барышында Исәнбай эшмәкәренең “Йолдыз“ кибетендә лицензиясез, махсус федераль маркалары булмаган 43 шешә “Белая береза“ ялган алкоголь продукциясе тап булалар. Шәхси эшмәкәргә карата административ хокук бозу турындагы эш кузгатылган. 

Әгәр сез законсыз төстә ялган аракы сатучыларны беләсез икән, бу турыда 23870 “ышаныч телефоны“на шалтыратыгыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International