Ноябрьдәге ял көннәре билгеле булды

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе
Россия Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган ял көне булып санала.

1992 елда кабул ителгән "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Татарстан кануны буенча, 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне дә эшләми торган ял көне булып тора. 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартыла. Шулай итеп, 4 һәм 6 ноябрь эшләми торган бәйрәм көн булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International