Көз дәвам итә: яңгырлы көн көтә

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген – 19 октябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Республиканың күпчелек районнарында, шул исәптән Казанда да яңгыр һәм пыскак яэгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан исә, уртача тизлектә.

Бүген көндезге сәгатьләрдә Татарстанда уртача 2-7 градус җылы булачак. Казандагы һава температурасы 3-6 градус җылы.


20 октябрьгә каршы төндә 1 градуска кадәр суыта, яңгыр явачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International