Ноябрь башындаТатарстан халкын өстәмә ике ял көне көтә.
4 һәм 6 ноябрь көннәре Татарстан Республикасында рәсми рәвештә эшләми торган бәйрәм көннәре дип игълан ителә. 3 һәм 5 ноябрьдә исә, бәйрәм алды көннәре булганлыктан, эш сәгатьләре бер сәгатькә кими.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Шулай ук Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында”гы кануны нигезендә, 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Әлеге көн шулай ук эшләми торган бәйрәм көне булып санала.