Әлеге бәйге ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан 2012 елдан бирле уздырыла һәм җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырыла. Быел мондый бүләккә Тәбәрле Мәдәният йорты (җитәкчесе – Фәнис Шаһабиев), Иж-Бубый авылы тарихы музее мөдире Раиф Гәрәев, Кадрәк Мәдәният йорты җитәкчесе Мария Артемьева лаек булдылар.
– Акчалата бүләккә бер сөенсәк, озакламый яңа аппаратуралы булачагыбызга икенче шатланабыз. Клубтагы музыкаль аппаратура бик искергән иде. Бу акчага эшебез өчен бик тә кирәкле нәкъ менә әлеге җиһазны алырга булдык. Бу – уртак җиңүебез. Аны алуда район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин, район Мәдәният сарае методисты Ләйсән Тимуршина, Тәбәрле авыл җирлеге Советы хисапчысы Фәнилә Муллахмәтова һәм башкаларның ярдәме зур булды. Эшебездә уң кулыбыз булган авыл үзешчәннәренә дә зур рәхмәт, – ди Тәбәрле Мәдәният йорты җитәкчесе Фәнис Шаһабиев.
Ә без райондашларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез.