4 ноябрь Халык бердәмлеге көне, 6 ноябрь Татарстан республикасы Конституциясе көне булып, әлеге бәйрәмнәрдә почта элемтәсе бүлекчәләре ял иткәнлектән, эш графигына төзәтмәләр кертелде. Әйтик, пенсияне 4се көнне алырга тиешле пенсионерларга акчаны 3се, ә 6сы көнне алучыларга 5се алып киләчәкләр.