Әгерҗе районы мәктәпләрендә укучылар, Татарстан мәктәпләрендә кебек үк, 2 ноябрьдән көзге каникулга чыга.
Каникуллар 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Балалары белән бергә әти-әниләре дә ял итәчәк. Чөнки 4,6 ноябрь көннәре Республикада ял көннәре дип игълан ителде. 4 ноябрь – Россиядә Халык бердәмлеге, 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне.