Йомгаклау иншасын Әгерҗе мәктәпләре укучылары декабрьдә язачак

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

Район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары йомгаклау иншасын 2 декабрьдә язачак.

Инша өчен “зачет“ йә “незачет“ куелачак. “Незачет“ булган очракта иншаны 3 февральдә йә 4 майда кабат язарга мөмкин булачак. Инша язу 3 сәгать 55 минут дәвам итәчәк. Темалары шул көнне генә билгеле булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International