Әгерҗе районыннан әлеге бәйгегә урып-җыю чорында районда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән Тирсә егете Илнар Садыйков белән Көчектән Нияз Хуҗин барды. 15 районнан килгән яшьтәшләре белән беренче көнне теоретик белемнәрен сынадылар, аннан осталыгыкларын практикада күрсәттеләр. .
– Мондый бәйге яшьләрне кызыксындыру, аларны авылга тарту максатыннан җиденче тапкыр оештырыла икән. Безгә Диплом, сертификат тапшырдылар. Иң мөһиме, безне Казан дәүләт аграр университетына укырга керү мөмкинлеге бирүче сертификат белән бүләкләделәр. Мин әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска уйлыйм. Читтән торып университетка укырга керергә планлаштырам, – ди Нияз.