– Әгерҗе шәһәре чикләре киңәю сәбәпле, стеланы яңа урында төзү көн таләбе иде. Ә менә аның нинди булачагы, нигездә, район башлыгы Валерий Макаров идеясе, – ди стеланы төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев.
Стеланы икенче төрле “шәһәр турындагы мәгълүмат тактасы“ дип тә йөртәләр. Шуңа яңа стеладагы һәр сүз артында – тулы бер тарих.
1646 – монысы Әгерҗегә нигез салыну елы. Ул чакта Әгерҗе авыл дип атала, 1938 елда аңа шәһәр статусы бирелә.
Паровоз һәм тепловоз Әгерҗенең тимерьюлчылар шәһәре булуын күрсәтеп тора.
– Стеланы төзүдә райондагы барлык төзелеш оешмаларының, тимерьюлчыларның, бигрәк тә сервис локомотив депосының “ТМХ-Сервис“ ширкәте җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Андрей Магановның ярдәме зур булды, – ди Андрей Авдеев.
Сүз уңаеннан: ә менә Әгерҗене яшәтүдә, үстерүдә тимерьюлчыларның роле зур. Чөнки 17 меңгә якын халык яшәүче Әгерҗе халкының дүрттән бер өлеше диярлек нәкъ менә тимер юлда хезмәт куя.
Стеланы бизәүче тагын бер элемент – Әгерҗе туграсы, ягъни гербы. Әлеге гербның туган якларыбызга нигез салучы Әгерҗе исемле җайдакны гәүдәләндерүен һәр райондашыбыз яхшы беләдер.
– Әгерҗегә көн саен диярлек барып йөргәнлектән, стеланың төзелүен мин һәрчак кызыксынып күзәтеп тордым. Анда районыбызга кагылышлы күп кенә тарихи фактлар чагылыш тапкан. Шулай да миңа аеруча ошаганы – паровоз һәм тепловоз. Ул тимер юлның үсештә булын күрсәтеп тора. Шулай булгач, районыбыз да үсәргә, тагын да матураерга тиеш. Тагын бер теләгем: киләчәктә стела куелган урын тирәсендә юлчылар өчен ял итү урыны булдыру. Шул чакта аннан үтеп йөрүчеләр туктап ял итәр, стела янына басып фотога төшәр иде, – ди Иж-Бубыйдан Раиф әфәнде Гәрәев.
– Әгерҗедә күптәннән булганым юк иде. Таҗи Гыйззәт премиясен тапшыру тантанасына барганда район үзәгенә керү уңаенда яңа стеланы күреп бик сөендем. Шунда ук күңелемдә фикер дә туды: юлның икенче ягына районыбыз турында язылган шигъри юллар да урнаштырылса, ничек күркәм булыр иде. Безнең Әгерҗе турында бик матур шигырьләр бар бит, – дип, иҗади райондашларыбызның уртак фикерен җиткерде Мордывыйдан аксакал шагыйрь Чыңгыз ага Мусин.
Стеладагы “Хәерле юл“ дигән канатлы сүзләр һәркемгә яхшы таныш булса да, аларга да тирән мәгънә салынган. Бу – юлларда имин йөрергә язсын дигән иң изге теләк тә, өйдә һәркемне якыны көтә дигән хакыйкать тә. Ә стела һәркемне балкып каршы алыр, озатып калыр, бары юлларда исән-сау йөрергә язсын!
– Бу – стеланың соңгы варианты түгел, киләчәктә ул тагын да камилләштереләчәк. Әгерҗе авыл хуҗалыгы районы булганлыктан, стелада башаклар да урын алырга тиеш дип уйлыйм. Озын сүзнең кыскасы – ул тагын да матуррак булачак, – ди Валерий Макаров.