Татарстанда бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакын 10 %ка арттырдылар. Шул хактагы карар ТР Министрлар Кабинеты сайтында бастырылды.
Документтан аңлашылганча, 1 октябрьдән кертелүче өстәмә түләү мәгариф тармагы, яшьләр сәясәте, мәдәният, сәнгать, физкультура һәм спорт, медицина, фармацевтика, фәнни-тикшеренүгә караган дәүләт оешмаларында эшләүчеләр өчен каралган.