ВЛКСМ Уставы нигезендә, комсомолга 14 яшьтән 28 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар кабул ителгән. 50 ел эчендә комсомолда сәяси мәктәпне 100 миллионнан артык кеше узды. ВЛКСМ 1991 елның сентябрендә гамәлдән чыкты, әмма 1992 елның 23 гыйнварында ВЛКСМның варисы булган Россия коммунистик яшьләр берлегенең оештыру конференциясе үтте.