Ижевск һәм Чаллыны бәйләүче поездлар көн саен йөри башлый

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

10 ноябрьдән Ижевск-Чаллы (китү вакыты 06:39 – килү вакыты 11:08 сәгатьтә) һәм Чаллы-Ижевск (китү вакыты 12:30 – килү вакыты 16:12 сәгатьтә) поездлары көн саен хәрәкәт итәчәк.

 


ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге поездлар сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә бер вагон белән, ә дүшәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә ике вагон белән хәрәкәт итәчәк.

Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” җәмгыятенең сайтында (www.sodruzhestvoppk.ru) белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International