Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Әгерҗе ветераны - 93 яшьтә дә хәрәкәттә
2015 елның 3 ноябре, сишәмбе
Узган атнада Татарстанда Мәскәү көннәре узды. Аның кысаларында Мәскәү өчен барган сугышларда катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераннарына истәлек бүләкләре тапшырылды.
Безнең районда исән-сау яшәүче мондый каһарман берәү генә инде, ул – Әгерҗедә гомер итүче Фоат ага Шәрипов. Ветеран кунакларны күтәренке кәефтә каршы алды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова бүләк тапшырганнан соң:
–
Мондый бүләкләрем бик күп инде минем. Безне, ветераннарны, онытмавыгыз өчен рәхмәт. Тик безгә хәзер сезнең җылы сүзегез, игътибарыгыз да җитә, – диде ветеран ихлас рәхмәт белдереп.
...Фоат Шәрипов тумышы белән Башкортостаннан. Машинист ярдәмчесенә укыган егет йөк поездлары йөртә. 1941 елның августында аны сугышка алалар. 7 ноябрьдә Мәскәүдә Кызыл мәйданда парадта катнаша, шуннан соң фронтка озаталар.
Солдатны Дзержинский исемендәге дивизиянең саперлар батальонына билгелиләр һәм Мәскәүне сакларга җибәрәләр. Ул Сталинградтан Каунаска кадәр сугышчан юл үтә. 1945 елда Мәскәүдә Җиңү парадында почетлы каравылда тора.
Сугыштан соң хезмәтен Ерак Көнчыгышта дәвам итә. Туган йортына 1948 елда гына кайту насыйп була. Пенсиягә чыкканчы паровоз депосында машинист булып эшли. Беренче тепловозны сынауда катнаша.
Хәзер Фоат ага ялгызы гына үз хуҗалыгы белән яши. 93 яшьтәге ветеранның төшенкелеккә бирелгәнен күрмәссең. Ул дөнья яңалыклары белән кызыксына, өендә дә, ишегалдында да – тәртип.
–
Һәрчак хәрәкәттә булу миңа яшәү дәрте өсти торгандыр, – ди ветеран.
Без аңа нык сәламәтлек теләп саубуллаштык.
Екатерина Самсонова.
www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде
2026 ел башыннан Татарстан Республикасының 429 кешесе ОСАГО полисы компенсациясен алды
2026 ел башыннан Татарстан Республикасының 429 кешесе ОСАГО полисы компенсациясен алды
7
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасында рәсми рәвештә «Кадрлар резервы» республика проектының 16 нчы сезоны ачылды
Проектта катнашуга быел республиканың 35 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 750дән артык гариза кергән
6
апрель, 2026 ел
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз