Әгерҗедән Чаллыга поезд көн саен йөриячәк

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

10 ноябрьдән Ижау–Чаллы һәм Чаллы–Ижау поездлары көн саен хәрәкәт итәчәкләр.


Поезд Ижаудан 06.39 сәгатьтә кузгала. Әгерҗегә 7.31 сәгатьтә килеп җитә. Чаллыдан китү вакыты – 12.30 сәгатьтә. Әгерҗегә килү вакыты – 15.19 сәгатьтә. Поезд Әгерҗедә 2 минут  тора.


Поезд Чаллыга бару юлында Иж-Бубыйда, 10, 17, 20нче чакрымнарда, Тирсәдә, 29, 38нче чакрымнарда, Мукшурда, 46, 49, 53нче чакрымнарда туктый.


Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында, шулай ук “Содружество“ җәмгыятенең sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International