Әгерҗе районы спортчылары - өченче

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе
Кул көрәше буенча тренерлар Сирень Галиуллин һәм Руслан Закировның шәкертләре Казанның “Батыр“ спорт комплексында ТР беренчелегенә узган ярышларда районыбыз данын якладылар. 

Матур җиңүләр белән кайттылар алар. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Әдилә Шәйдуллина, Эльвира Ямалетдинова – беренче, Рузилә Шаһиева, Ринат Насыйров, Алмаз Садыйков, Габриелян Жирайр – икенче, Батыр Чураев, Рамил Кирамов өченче урыннарны алдылар.  
Кадыбаштан Гөлшат Дөлкәрнәева, Тирсәдән Әлмирә Хәбибуллина – беренче, Тирсәдән Әлмирә Хәкимова, Нияз Гарифуллин, Айрат Сәетов, Ринат Шабаев – икенче, Тирсәдән Энҗе Кәрәмиева, Айнур Фәсхиев Сарсак-Омгадан Максим Прокопьев, Кичкетаңнын Таңсылу Дәүләтшина өченче урыннарны алдылар.  

Әгерҗе егет-кызлары командасы өченче урынга лаек булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International