Александр ГУЩИН исеме Әгерҗе халкына яхшы таныш. Аны күпләрегез яхшы музыкант, җырчы, бәйрәмнәр, туйлар алып баручы буларак белә. Күптән түгел без аның рәссам булуын да ишетеп таң калдык. Бу көннәрдә Әгерҗедә “Авангард“ Яшьләр үзәгендә аның картиналарыннан күргәзмә эшли.
УЛ ГЕЛ ХӘРӘКӘТТӘ
Александр белән аралашканда андагы энергиянең ташып торуына, зыялылыгына, төрле яктан үскән белемле, үзенчәлекле талант иясе булуына таң калдык. Бер урында гына утырып әңгәмә кора алмый ул. Гел хәрәкәттә: сөйли-сөйли баянын кулына алып суза һәм җырлап җибәрә. Шул мизгелдә үк кулына гантельләрен ала йә җитез хәрәкәтләр белән турникта шөгыльләнә башлый. Спорт күнегүләрен төгәлләү белән гитарасын чиртә башлый. Кинәт туктый да гөлләренә су сибәргә керешә. Шул ук вакытта әңгәмәне дә дәвам итә. Әйтәм ич, гаять үзенчәлекле, гаҗәеп кызык шәхес ул. Саша белән көнозын әңгәмә корып утырырга мөмкин, гел авызына каратып торуы белән дә шаккатыра. Музыкантның кумирлары да кемнәр бит әле?! “Песняры“ ансамблендәге Владимир Мулявин, “Веселые ребята“дан Александр Лерман, мәшһүр артистлар Юрий Антонов, Батыр Шукенев, Майкл Джексон...
МИНЕ ИҖАТ КОТКАРА
Саша романтика, походларга чыгарга ярата.
–Һәр көнне урманнардан әйләнеп кайтам. Табигать матурлыгына сокланып, уйланып йөрим, җаным ял итә урманда. Мин тормышны үлеп яратам. Күпме гомер бирелгәнен беркем дә белми, яшәп калырга ашыгырга кирәк, –ди Саша.
Ул сәламәт яшәү рәвеше алып бара.
–28 ел инде аракыны авызга якын да китергән юк. Өч ел элек тартуны да ташладым. Сулыш алу гимнастикасы белән шөгыльләнәм. Теләк булганда, алга максат куеп яшәгәндә һәм вакытны дөрес итеп бүлгәндә барысына да ирешергә була. Бары ялкауланмаска гына кирәк. Аннан соң бүгенге эшне беркайчан да иртәгәгә калдырмаска тырышыгыз, – дип киңәшләрен биреп алды ул газета укучыларга.
Сашаны беркайчан да моңсу, кәефсез күргән юк. Кайчан очратсаң да әллә кайдан елмаеп килә ул.
– Нигә әле кешеләргә кәефең кырылганны күрсәтеп торырга? Тормышта һәркемнең үз проблемасы. Синдә башкаларның эше юк. Шуңа күрә мин авызым тулы кара кан булганда да елмаерга тырышам. Минем дә кәеф төшкән, депрессиягә киткән чакларым була, яшермим, мендәргә капланып елап та алам кайчакта. Мондый авыр чакларда мине фәкать иҗат коткара. Йә мин музыка дөньясына чумам, йә кулыма пумала алып рәсем ясый башлыйм. Музыка һәм рәсем сәнгате – минем “наркотик“ ул, – ди Саша.