Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Бараклар Әгерҗенең йөзен боза
2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе
Шәһәребездә авария хәлендәге баракларның елдан-ел кимүенә сөенергә генә кирәк. Тормыш өчен куркыныч булган мондый торактан яңа фатирларга күчкән шәһәрдәшләребезнең күбесе шатланып туялмый. Әмма җимерелергә җиткән йортлардан яңа фатирга күчәргә теләмәүчеләр дә бар икән...
КИТМИБЕЗ
Республикабызда гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы гомере буе уңайлы торак шартлары күрми яшәүчеләр өчен күктән төшкән бәхет булды. Кемдер яңа фатирларга күченде, икенчеләре акчасын алып үзе торак сатып алуны кулай күрде. Әмма безнең халыкка гел ярап бетеп булмый шул. Әнә, Чайковский урамындагы 8, 9, 13нче, Ометов урамындагы 1а, 2а йортларындагы фатир милекчеләре законны үзләренчә сукалыйлар. Аларның кайберләре яңа йорттан авария хәлендәге торактагы кебек үк мәйдан таләп итсә, икенчеләре бу иске йорттагы фатирларын икенчел базардагы бәя буенча (1 квадрат метры 17-22 мең сум) сатып алыгыз дигән таләп куя. Ләкин алар моңа кадәр яшәгән торак авария хәлендә дип табылган, ягъни ул яшәү өчен яраклы түгел. Ничек инде шундый тузган торакны хакимият сатып алырга тиеш алардан? Аннан соң яшәү өчен яраклы булмаган торак бәясе белән яңа йорттгы фатир бер үк бәядә була алмый инде. Шуңа күрә яңа фатирда шундый ук мәйданны бушлай бирә алмыйлар бит. Бу – бер белеме булмаган авыл картына да аңлашыла торган хакыйкать.
Бараклар шәһәр ямен боза
Татарстанда авария хәлендәге торактан яңа йортка күчерү программасы милек хуҗасына сайлау мөмкинлеге бирә. Ягъни авария хәлендәге торагы өчен йә акча алып, фатирны үзе эзли. Йә бу сумма ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондыннан социаль ипотека килешүе нигезендә яңа фатир сатып алганда беренчел взнос буларак кулланыла. Бу очракта да Дәүләт торак фонды гражданнарга ташлама ясап, килешүне 20 елга еллык 7 процент белән төзи. Мондый шартлар бер генә банкта да юк.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Шәмсетдинов:
–
Авария хәлендәге торак милекчеләре бу тузган йортлардан китмичә, шәһәрнең инфраструктур үсешенә аяк чалуларын аңлыйлармы икән? Бу бараклар Әгерҗенең йөзен бозып торалар. Алар авария хәлендә булгач, беркайчан да капремонт программасына кермәячәкләр. Бу йортлардагы кайбер фатирларда яшәргә дә куркыныч инде. Түшәмнәре җимерелә, җылыту, суүткәргеч системалары чыдамый. Ләкин тискәре милекчеләрнең авария хәлендәге фатирларын ташлап, социаль ипотека килешүе төземәвен һич аңлый алмыйм, – ди.
– Әгәр шәһәр җирле үзидарә органы һәм торак милекчесе белән үзара килешү булмаса, судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Гражданнарны авария хәлендәге торакта калдыру көннән-көн куркыныч була бара, – ди район хакимияте юристы Александр Панков.
Яңа фатирлар көтә
Кыскасы, авария хәлендәге торакларын бушатырга теләмәүчеләргә барыбер фатирларын калдырырга туры киләчәк. Аларга яңа фатирлар төзелеп бетеп килә. Бик тиздән тагын дүрт яңа йорт шәһәребезгә ямь биреп торачак. Энгельс урамындагы 3, 3а, Ометов урамындагы 23, Чайковский урамындагы 8а йортларында тиздән, бик тиздән өй туйлары гөрләячәк. Ә авария хәлендәге торакларын ташлап китәргә теләмәүчеләргә, акылыгызга килегез, ничек инде җимерелергә җиткән баракта гомерегезне куркыныч астына куеп яшәргә мөмкин дип чаң сугасы килә...
Екатерина САМСОНОВА.
www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде
2026 ел башыннан Татарстан Республикасының 429 кешесе ОСАГО полисы компенсациясен алды
2026 ел башыннан Татарстан Республикасының 429 кешесе ОСАГО полисы компенсациясен алды
7
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасында рәсми рәвештә «Кадрлар резервы» республика проектының 16 нчы сезоны ачылды
Проектта катнашуга быел республиканың 35 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 750дән артык гариза кергән
6
апрель, 2026 ел
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз