Октябрь аенда Әгерҗе районында 33 сабый туды: 17 малай, 16 кыз. Биектау авылында Красильниковлар гаиләсендә алтынчы сабый дөньяга аваз салды. Моңа кадәр малайлар гына булган гаиләдә нәни кызчык туу – әти-әнисенә генә түгел, бертуган биш абыйсына да зур сөенеч. “Кызыбызга Маша исемен кушу турында да күптән килешкән идек инде. Нәни Машаны барыбыз да яратабыз“, – диләр Красильниковлар.
Октябрь аенда районда 53 кеше вафат булды, шуның 29ы ир-егет, 24е – хатын-кыз. 14 гаилә никахларын рәсмиләштерсә, 4 пар аерылышырга карар кылды.