Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
"Әгерҗе хәбәрләре"нә языл һәм бүләк от
2015 елның 10 ноябре, сишәмбе
Почта элемтәсе бүлекчәләрендә 2016 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу башланды. Өченче ел инде “Татмедиа“ акционерлык җәмгыяте үз басмалары әбүнәчеләре өчен “Язылган өчен айпад!“ акциясе игълан итә. 1 ноябрьдән әлеге акция старт алды.
“Язылган өчен айпад!“ акциясе Татарстан күләмендә генә үткәрелми. Россия төбәкләрендә яшәүче һәркем күпләп “Татмедиа“ басмаларына язылып, әлеге акциядә катнаша һәм бүләк ота ала.
2015елның икенче яртыеллыгына яраткан басмаларына язылып, Исәнбайдан ветеран хәбәрчебез Әлфирә Низамова һәм Тирсә мәктәбе укытучысы Гөлназ Вәлиева “Татмедиа“ бүләкләренә лаек булганнар иде. Ә иң зур бүләк – Айпад барлыгы 10 мең сумга төрле басмаларга язылган Актаныш кешесенә Казанда тантаналы шартларда тапшырылды.
2016 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе барышында Әгерҗе районында яшәүче һәркемнең газеталарга күпләп язылып, Айпад һәм башка төрле бүләкләр оту мөмкинлеге бар.
Акциядә катнашу шартлары
“Язылган өчен айпад!“ акциясендә катнашу өчен кимендә өч яраткан басмагызга алты айга язылырга кирәк. Бу басмалар барысы да “Татмедиа“ җәмгыяте карамагында булырга тиеш. Ә аларның исемлеге белән www.tatmedia.ru сайтына кереп таныша аласыз. Язылу квитанцияләренең күчермәсен, үзегезнең исем-фамилиягез, атагызның исемен һәм телефоныгызны язып, түбәндәге адреска җибәрәсез: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2. Конверт тышына “Язылган өчен айпад!“ дип язырга онытмагыз. “Татмедиа“да һәр хатка конвертта куелган җибәрү датасына карап шәхси номер сугыла. Призлар уйнатканда килгән барлык хатлар да катнаша.
Конкурсның гомуми приз фонды – 102650 сум. Төп приз – 35 мең сумлык iPad 16 Gb. Аннан соң 5300әр сумлык өч “Nikon“ санлы фотоаппараты, 1800әр сумлык 15 савыт-саба җыелмасы, 550шәр сумлык 45 бүләк җыелмасы. Башка еллардагы акциядән аермалы буларак, быелгы бәйгедә 550шәр сумлык бүләк җыелмасы үз районында иң күп суммага язылган берәр әбүнәчегә биреләчәк.
Призлар 2016 елның 12 февралендә уйнатыла. Конкурска хатлар 2016 елның 30 январена кадәр кабул ителә. Ә 2016 ел өчен “Татмедиа“ басмаларына язылу 27 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Йә, әйдәгез, райондашлар, почта элемтәсе бүлекчәләренә барып, тиз арада “Татмедиа“ басмаларына, шул исәптән “Әгерҗе хәбәрләре“нә дә, язылыгыз да “Язылган өчен айпад!“ конкурсына хатлар юллагыз. Бүләк оту бик күңелле бит ул. Өстәвенә, яраткан басмаларыгыз да ярты ел буе сезне кызыклы, гыйбрәтле, файдалы язмалары белән сөендереп торыр.
Рәмзия Зарипова.
www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Маркетплейсларда киемнәрне кайтару кагыйдәләре: йөртелгән товарны кайтарып буламы?
Маркетплейслар аша кием сатып алу гадәти хәлгә әйләнде, әмма товарны кире кайтару мәсьәләләре элеккечә үк кыенлыклар тудыра.
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана.
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз