5 ноябрь көнне Девәтернә Мәдәният йортында инвалидларның башлангыч оешмасының 5 еллык отчеты булып узды. Шушы оешманың җитәкчесе Ситдикова Гөлсинә Мирфаяз кызы эчтәлекле чыгыш ясады. Фәнис Миннефаяз улы инвалидларның юбилейларын тәбрикләп үтте. Чәй өстәле янында Фанис Арсланов матур җырларын бүләк итте. Чакырылган кунакларыбыз рәхмәт әйтеп киттеләр.
Девәтернә авыл җирлеге.