Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Туган Әгерҗесендә эшләве белән бәхетле
2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе
Аңа балачактан ук рух ныклыгы, максатына ирешү өчен җан-фәрман тырышу, һәр эшне җиренә җиткереп үтәү, сүзендә тору кебек сыйфатлар хас була.
“Алтыдагы – алтмышка“, диләр бит. Тимурга әле алтмыш түгел, әлбәттә. Әмма бу сыйфатлар аңа сайлаган һөнәренә тугры калып, полициядә законга намус белән хезмәт итәргә ярдәм итә. Кичә эчке эшләр органнарында хезмәт куючылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Ялда да, бәйрәмдә дә эш урынында булган погонлыларның да күбесенә бәйрәмне эш урынында каршыларга туры килде. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Тимур ХУҖАХМӘТОВ та бәйрәм көнне бик күп хезмәттәшләре кебек үк эштә иде.
ӘТИСЕ ЭЗЕННӘН
Тимурның әтисе Расим Зәки улы күп еллар эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйды. Үз вакытында аңа җинаятьчеләрне эзләү бүлеге белән җитәкчелек итү дә йөкләнгән иде. Әлеге тынгысыз эш, төн урталарында җинаять кылынган урынга чыгып китү һәм башка мең төрле мәшәкать Тимурга балачактан таныш булса да, ул кечкенәдән погон тагарга хыяллана. Ә менә көне-төне эштә булган әтисен өйдә улы алыштыра. Ул – әнисе Рәмзиянең төп терәгенә әйләнә.
–
Бала вакытта ук Тимур бик җаваплы иде. Өйдә дә, мәктәптә дә, яшьтәшләре арасында да үзен зурлар кебек тотты. Без каенанам белән бергә яшәдек. Әнкәйгә рәхмәт, ул бөтен эшкә өйрәтеп үстерде Тимурны. Әтисе вафатыннан соң ул миңа карата аеруча кайгыртучанлык, хөрмәт күрсәтә. Ул – минем өметем, ышанычым, олы терәгем һәм горурлыгым. Тимурның эше ничек авыр икәнлеген бик яхшы аңлыйм һәм мин аңа һәрвакыт ярдәм итәргә тырышам, – ди Рәмзия ханым.
2нче мәктәптә укыганда Тимур тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен аеруча яратып үзләштерә. Спорт белән шөгыльләнә. Ә болар киләчәк һөнәрне сайлауга бик тә ярдәм итә аңа.
Нижегородскидагы Эчке эшләр министрлыгы академиясенең юриспруденция факультетын тәмамлагач хезмәт юлын Ижауда башлый Тимур. Ярты ел эчендә шактый тәҗрибә туплый егет. Ижау – зур шәһәр, җинаятьләр дә күп кылына. Әле урлау, әле үтереш, әле көчләү – нинди генә җинаятьләрне ачарга туры килми аңа... Хезмәттәшләрен дә үзсүзле, үҗәт егетнең билгеләнгән бурычларны төгәл үтәве сокландыра. Ул башлаган эшен һәрвакыт ахырга кадәр җиткерүне максат итеп куя һәм шуңа ирешә дә. Шулай ук өлкән хезмәттәшләренең эш тәҗрибәсен өйрәнә, күп укый, эзләнә, юридик тапшырулар карый.
КҮЗЛӘРЕ ЯНЫП ТОРА
Бер ел Удмуртия башкаласында җиң сызганып эшләгәннән соң Тимур Әгерҗегә кайта.
–
Тикшерүчке булып эшләгәндә үк Тимурда оперуполномоченный булу сыйфатлары күзгә ташлана иде. Безнең эштә юридик белем генә түгел, талант та кирәк бит әле. Ә Тимурның эштә күзләре янып тора, – ди Эчке эшләр минстрлыгының район бүлеге начальнигы Ренат Ибраһимов. – Опертөркем белән җинаять кылынган урынга чыкканда да күргәннәрен теркәп кенә калмый, ә төптән анализлый, үз версияләрен ныклап дәлилли белә ул. Үзебезнең Әгерҗедә туып-үскән егет булгач уңышсыз районнарны, начар гаиләләрне дә бик яхшы белә.
Тикшерүчедән – оперуполномоченный, аннан җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә начальник итеп юкка билгеләмиләр шул Тимурны. Ул әлеге вазифаларга үз тырышлыгы белән ирешә.
–
Аңа нинди генә вазифаны йөкләсәң дә, бишлелек үтәп чыга. Әлеге бүлекчә – республикада алдынгы урында. Быелның 9 аена йомгак ясау киңәшмәсендә оператив тикшерү эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча безнекеләрнең республикада хәтта беренчелеккә чыгуын игълан итүләрен ишеткәч без бик сөендек. Ә район бүлегенең икенче урынга чыгуында, әлбәттә, оперуполномоченныйларның өлеше бик зур, – ди Ренат Роберт улы.
Тимур үзе дә коллектив турында горурланып сөйли:
–
Бездә күбесе яшьләр, эш өчен янып торалар. Җитәкчебез дә һәр эшне оештыра, бурычларны төгәл билгели белә. Һәрвакыт хәбәрләшеп, киңәшләшеп эшлибез. Дөрес, яллар бик эләкми, өйдә сирәк булабыз. Атнага бер көн ял булса, аны гаилә белән үткәрергә тырышам.
Җәмәгате Юлия белән сигез ел очрашканнан соң гаилә коралар. Дүрт ел элек шаулатып туй уздыралар. Юлия да иренә һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша. Хәзер инде ике яшьлек кызлары Милана да әтисенең эштән кайтуын бик сагынып көтеп ала.
–
Ә ул муеныма килеп сарылса алҗуларымны онытам, – ди Тимур.
Авыр эштән соң хезмәттәшләре белән тренажерда шөгыльләнәләр, ярышларда катнашалар, һөнәри бәйгеләрдә сыналалар.
–
Әнә шулай, туган Әгерҗемдә эшләвем һәм яшәвем белән бәхетле мин, – диде Тимур.
Екатерина САМСОНОВА.
www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Маркетплейсларда киемнәрне кайтару кагыйдәләре: йөртелгән товарны кайтарып буламы?
Маркетплейслар аша кием сатып алу гадәти хәлгә әйләнде, әмма товарны кире кайтару мәсьәләләре элеккечә үк кыенлыклар тудыра.
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана.
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз