Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Әгерҗе гармунчыларына – Президент бүләге
2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе
Аларның мактаулы исемнәре, Дипломнары бихисап булса да, әле моңарчы Татарстан Президенты кулыннан бүләк алганнары юк иде. Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган тантанада Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе Мәдәният сарае каршындагы “Көмеш телле гармун“ халык ансамбле җитәкчесе Марат Муллахмәтовка 200 мең сумга сертификат тапшырды.
– Бу олы бүләккә без, Россия халыклары милли инструментлары оркестлары һәм ансамбльләренең “Киңкырлы Россия“ фестиваль-конкурсында катнашып, беренче дәрәҗә диплом алгач лаек булдык. Президент кулыннан мондый бүләк алу бик дулкынландырды да, бер тату гаилә кебек эшләүче ансамблебез белән горурлану хисләре дә уятты. Гомумән, нинди генә фестиваль-конкурсларда катнашсак та, бу бәйгеләр безне тагын да дәртләнебрәк иҗат итәргә, эзләнергә, яңа җиңүләргә этәрә. Безнең өчен иң мөһиме – тамашачы мәхәббәте һәм аларның көчле алкышлары, – ди Марат Муллахмәтов.
Иҗади бәйгеләргә килгәндә, ун еллык бай тарихы булган “Көмеш телле гармун“ халык ансамбле катнашкан республика күләмендәге фестиваль-конкурсларны санап кына бетерү мөмкин түгел.
– Әтием Альбертның кулы җиңел булды. Ансамбльне 2005 елда иң беренче ул оештырып җибәргән иде бит. Баянда уйнау сәләте миңа да, апам Марсиләгә дә әтидән күчкән инде. Әтинең инициативасын авыл мәдәният йортларында эшләүче баянчы һәм гармунчы егетләр дә, халык уен коралларында уйнаучылар да күтәреп алды. Менә шуннан бирле ун ел инде без районыбыз һәм Татарстан буйлап кына түгел, Россия төбәкләре буйлап төрле бәйрәмнәрдә, фестивальләрдә бик теләп катнашабыз, – дип дәвам итә әңгәмәне Марат.
– Ел да Казанда уза торган “Уйнагыз, гармуннар!“ республика фестиваленнән алып кайткан дипломнары гына да дистәгә якын инде аларның. “Түгәрәк уен“ Бөтенроссия бәйрәмендә дә лауреат булдылар. Лаеш районындагы Никольское авылында “Каравон“ рус фестивалендә, атаклы баянчы Кирам Сатиевның туган ягы Актанышта узган “Агыйдел гармуны“ фестивалендә дә халык мәхәббәтен яулап кайттылар безнең гармунчылар, – дип горурланып сөйли үзәкләштерелгән мәдәният системасы директоры Эльвира Нәбиева.
2009 елда Халык ансамбле исемен алган коллективта хәзер Марат Муллахмәтов җитәкчелегендә Тирсәдән Альберт Муллахмәтов, Кырындыдан Баязит Ахунов, Көчектән Наил Таҗиев, Красный бордан Илсур Сабирҗанов, район Мәдәният сарае методисты Ләйсән Тимуршина иҗат итәләр. Бу сәхнә осталары – райондагы һәр бәйрәм-кичәнең иң матур бизәге. Гәрчә мин үзем гармунчы егетләребез кайчан чыгар инде дип түземсезләнеп көтәм. Алар чыгыш ясаганда зал тып-тын кала. Чөнки егетләр гармуннарын сузып җибәрү белән тамашачыны моң дәрьясына алып кереп китеп әсир итәләр, күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтәләр. Күпме җырларыбызны, моңнарыбызны саклап калган, бүгенгә китереп җиткергән, киләчәккә дә алып барачак “Көмеш телле гармун“ егетләренең газиз гармун, баян тавышларын әле озак еллар мөкиббән китеп тыңларга язсын әле.
Рәмзия ЗАРИПОВА.
www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде
2026 ел башыннан Татарстан Республикасының 429 кешесе ОСАГО полисы компенсациясен алды
2026 ел башыннан Татарстан Республикасының 429 кешесе ОСАГО полисы компенсациясен алды
7
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасында рәсми рәвештә «Кадрлар резервы» республика проектының 16 нчы сезоны ачылды
Проектта катнашуга быел республиканың 35 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 750дән артык гариза кергән
6
апрель, 2026 ел
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз