Чаллы шәһәрендәге Сарман трактында күптән түгел менә шундый баннер пәйда булды. Ә андагы гүзәл кыз кем дисезме? Ул Көчек авылыннан чыккан каты куллы кызыбыз, 16 яшендә спорт мастеры исеме алган, армспорт буенча күптэн түгел Дөнья чемпионатыннан ике көмеш медаль яулап кайткан МИЛӘҮШӘ ГЫЙМРАНОВА. Афәрин, булдырасың, Миләүшә!