– Бу мич белән кыш чыгу бик тә куркыныч. Сабыйларыгыз тәүлек буе өйдә торалар. Янгын чыга калса, алар белән ни булачагын күз алдына китерәсезме? – дип мөрәҗәгать итте Айрат Шәйдуллин хуҗаларга.
Гаилә башлыгы газны тоташтыру артыннан йөриячәген белдерсә дә, аның кайчан булачагы билгесез. Хәзер исә алар көн дә әнә шул җимерелергә җиткән мичкә ягалар. Өстәвенә, йортта электр чыбыклары да бик тузган.