Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
2016 елга Әгерҗе районы бюджеты буенча фаразлар
2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе
2016 ел бюджеты буенча фаразлар
Бу атнада IV район Советы сессиясендә депутатлар 2016 елга бюджет проектын беренче укылышта кабул иттеләр.
Элек бюджет өч елга каралса, Дәүләт Думасы 2016 елда бюджетның бер елга гына эшләнүе турында закон кабул итте.
Район Советы сессиясендә киләсе ел бюджеты проекты белән финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред БАДАХШИН таныштырды.
2016 ЕЛ КЕРЕМНӘРЕ
Киләсе елга нинди керемнәр фаразлана? Физик затларның керемнәреннән салым район казнасына 232 миллион сум фаразлана. Акцизлардан 14 миллион сум керер дип көтелә. Авыл җирлекләре казнасына тулысынча күчә торган физик затларның милкенә салым 3,3 миллион сум булыр дип фаразлыйлар. Шунысын да искәртеп узарга кирәк: физик затлар милкенә салым яңача, ягъни күчемсез милекнең кадастр бәясеннән чыгып исәпләнеләчәк.
Авыл җирлекләре бюджетын җир салымы да шактый тулыландыра. Киләсе елга ул 13,6 миллион сум булыр дип фаразлана.
Бердәм керемгә салым буенча 18 миллион сум керер дип көтелә.
Консолидацияләнгән бюджетның салым булмаган кереме күләме – 11,5 миллион, район казнасыныкы 8,1 миллион сум дип планлаштырыла.
2016 ЕЛ ЧЫГЫМНАРЫ
Чыгымнарны исәпләгәндә түбәндәгеләр исәпкә алынды: 1 октябрьдән бюджет һәм автоном учреждениеләрдә хезмәт хакы 7 процентка артты. Азык-төлек, медикаментлар сатып алу 1 январьдан – 7, коммуналь хезмәтләр 1 июльдән 7 процентка индексацияләнәчәк.
Гомумдәүләт мәсьәләләренә консолидацияләнгән бюджет буенча 83,1 миллион, район казнасы буенча 58,1 миллион сум чыгым фаразлана.
Торак-коммуналь хуҗалык өлешендә консолидацияләнгән бюджет буенча чыгымнар 34 миллион, район бюджеты буенча 6,4 миллион һәм авыл җирлекләре 27,6 миллион сум булыр дип көтелә. Төзекләндерү буенча чыгымнар, 2015 ел белән чагыштырганда, 10,8 миллион сумга арттырылды.
Тирә-юньне саклауга чыгымнар 0,6 миллион сум каралган.
Социаль тармакка чыгымнар консолидацияләнгән бюджетта 80 процентны тәшкил итә. Шуның иң күбесе мәгариф тармагына – 463,6 миллион сум.
Мәдәният һәм кинематографиягә – 54,3 миллион, район буенча 38,6 миллион сум чыгымнар каралган.
Сәламәтлек саклау бүлегендә эпидемиягә каршы чараларга 0,5 мллион сум акча китәр дип көтелә.
Социаль тармакка 12,5 миллион сум чыгым планлаштырыла.
Шулай итеп, 2016 елга консолидацияләнгән бюджет керемнәр һәм чыгымнар буенча 667 миллион сум, ә район бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча 634 миллион сум булыр дип фаразлана.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
июнь, 2026 ел
Татарстанның 80 яшьтән өлкәнрәк 130 меңнән артык кешесе югары пенсия ала
Картлык буенча иминият пенсиясе алучы пенсионерга 80 яшь тулгач, теркәлгән түләү автомат рәвештә нәкъ ике тапкырга арттырыла. 2026 елда теркәлгән түләү күләме арттырганчыга кадәр- 9584,69 сум, ә 80 яшькә җиткәннән соң - 19169,38 сум тәшкил итә.
2026 ел башыннан 260 меңнән артык татарстанлы вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алган
Авыруларның беренче өч көнендә пособиене эш бирүче түли, ә дүртенче көннән башлап акча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегеннән күчерелә. 2026 елның гыйнварыннан түләүләрнең гомуми суммасы 7 миллиард сумнан артып китте.
2
июнь, 2026 ел
Программа гамәлгә кергәннән бирле Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге ана капиталыннан айлык түләүләргә 3,1 млрд сумнан артык акча күчерде
Программа эшли башлаганнан бирле Татарстанда 43166 гаилә ана капиталыннан ай саен түләнә торган акчаны рәсмиләштергән.
1
июнь, 2026 ел
Ваклап сатудагы бәяләр: кулланучыларның таләпләре, яңартулары һәм хокуклары
Бәяләрне дөрес маркировкалау-уңайлылык мәсьәләсе генә түгел, ә сатучының закон тарафыннан беркетелгән бурычы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз