“Әгерҗе-кино“ учреждениесендә - яңа җитәкче

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе
Евгений Викторович Мурзин “Әгерҗе-кино“ муниципаль бюджет учреҗдениесе  директоры итеп билгеләнде. 
 
Евгений Мурзин 1983 елда Әгерҗе шәһәрендә туган. 2нче шәһәр урта мәктәбен тәмамлагач, Чабаксардагы кооператив институтка укырга керә һәм икътисадчы-менеджер белгечлеге ала. Чабаксар һәм Мәскәү шәһәрләрендә хезмәт тәҗрибәсе туплый. Аннан соң Әгерҗедә “Магнит-косметик“ сәүдә челтәрендә директор булып эшли.
 
Моңа кадәр “Әгерҗе-кино“ учреҗдениесе директоры булып эшләгән Земфира Майдук лаеклы ялга китте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International