Әгерҗе районы халкы Казанда авыл хуҗалыгы музеен оештыруга өлеш кертә ала
2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы музее оештыру инициативасы белән чыкты. “Бу мөһим эштә авыл халкының да ярдәме бик кирәк“, ди министр Марат ӘХМӘТОВ.
Музей Казанда министрлык бинасында зур бер бүлмәне алып торачак. Музейга экспонатлар, документлар, китаплар, фотосурәтләр, башка кызыклы материаллар җыю башланды инде. Министрлык җитәкчелеге музейны бай эчтәлекле, кызыклы итү өчен Татарстан районнарында, шул исәптән Әгерҗе районында яшәүче авыл халкына, бигрәк тә гомерләрен колхозга багышлаган ветераннарга мөрәҗәгать итә. Әгәр сездә төрле елларда авыл хуҗалыгы тармагында булган үзгәрешләрне чагылдыручы мөһим приказлар, карарлар, указлар, газета материаллары, тарихи фотосурәтләр саклана икән, аларны Казанда ачылачак музейга тапшырсагыз иде. Шулай ук крестьянның эш кораллары, инструментлар да музейга бик кирәк.