Әгерҗелеләрнең Росреестр идарәсенә сораулары җыелган

2015 елның 20 ноябре, җомга

Бүген ТР буенча Росреестр идарәсе күчемсез милеккә хокук мәсьәләләре буенча “Бердәм консультация көне“ уздырды.

Росреестр идарәсенең Әгерҗе бүлегенә иртәнге сәгатьтән үк халык төрле сораулар белән Росреестр, кадастр палатасы, Пенсия фонды идарәсе, салым хезмәте, БТИ, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы һәм башка оешмалар хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә башлады. Халыкны дәүләт пошлинасы түләү, милекне алу-сату, җир участокларын теркәү, мирас буенча йортны рәсмиләштерү, ана капиталына йорт сатып алу һәм башка сораулар борчый. Бу көнне барлыгы 16 кеше идарәгә килеп, мөрәҗәгатенә җавап алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International