Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия чираттагы утырышын Тирсә авыл җирлегендә уздырды.
Комиссия әгъзаләре Тирсә һәм Мордывый авыллары урамнарын йөреп чыктылар, биредә чиста һәм матур булуын билгеләп үттеләр. Шулай да 1 физик затка телдән кисәтү ясадылар, 2 вазифаи затка язмача гариза калдырдылар.
Ә Тирсәдән кайту юлында Иж-Бубый авылында юл буенда сәүдә кагыйдәләрен бозып, юл читендә сату итүчегә юлыктылар. Әлеге сәүдәгәргә дә телдән кисәтү ясалды.