Әгерҗе ветераны 95 яшендә күзлексез укый, суга йөри, керләр юа

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Әгерҗедә гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Екатерина  Титовага 95 яшь тулды.

Аны олы юбилее белән котларга район башлыгы Валерий Макаров, районның баш хәрби комиссары Илгиз Галиев килделәр. Күршеләре, дуслары да килгән иде. Екатерина Ивановна шушы яшендә дә күзлексез газета укый, балкон астында гөлләр үстерә, колонкага суга йөри, көн дә өй җыештыра.

–       Безнең нәселдә 100 яшькә кадәр яшәүчеләр күп. Шуңа мин сезне 100 яшьлек юбилеема да көтеп калам, – дип озатты ул кунакларны. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International