“Наҗар“ ширкәтендә техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү бара

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

“Чананы – җәйдән, арбаны кыштан әзерлә“ дигәнне истә тотып, “Наҗар“ ширкәтендә язгы чәчүгә техниканы әзерләүнең кызган чоры бүген.

–       Без елның-елында көзге эшләр тәмамлану белән техниканы язга әзерли башлыйбыз. Чәчкечләр, тырмаларны яңа елга ремонтлап та бетерәбез, – ди “Наҗар“ ширкәте баш инженеры Илнур Зәйнуллин.

Чәчкечләрне Флүр Нуретдинов ремонтласа, тырмаларны төзекләндерү – Илнур Нәҗмиев һәм Павел Константинов җаваплылыгында. Хәер, биредә “монысы – синең эш, монысы – минеке“ дип торучы юк, һәркайсы “җитмеш төрле“ эшне булдыра. Әнә, көн саен Сарсак-Омгадан  килеп эшләүче Павел Константинов, инде олыгаеп баруына карамастан, ел әйләнәсе егәрле “Т-150“ тракторын да иярли, ремонт эшләренә дә өлгерә.

–       20 яшьлек тракторым әлегә ял итә. Ныклап кар ява башлагач, аның белән кар эттерергә чыгам. Көзге эшләрдән соң тракторымны ремонтлап куйдым инде, “сәгать кебек эшли“, – ди елмаеп.

–       Без техниканы ремонтлауга бик җаваплы карыйбыз. Әгәр хәзер ремонтланган техникабыз язгы чәчү вакытында ватылмый-нитми генә эшләсә, өстәмә түләве дә була. Эшебезне шулай бәяләп торганда, ничек аңа намус белән карамыйсың инде?! – ди Флүр Нуретдинов та.

–       Ремонттан соң һәр техниканы комиссия кабул итеп ала, акт төзелә, – ди Илнур Зәйнуллин.

Әйе, юкка гына “иске яңаны саклый“ димәгән халык. “Наҗар“ ширкәтендә дә булганын саклап тотуга зур тырышлык куялар.

–       Техника паркын яңартуга да игътибар бирәбез. Әнә, күптән түгел КУНлы “МТЗ“ тракторы алдык, яңа КамАЗ машинасы да алырга планлаштырабыз, – дип йомгаклады сүзен баш инженер.  

Дания АБЗАЛИЕВА. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International