Чаллыда уздырылган «Бәхет йолдызы» III төбәкара фестиваль-бәйгедә Салагыш балалар бакчасының “Сандугач” ансамбле дә катнашты.
Ансамбль “Хореография”номинациясендә I, кечкенәләр төркемендә II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе – Алсу Исмәгыйлева). Бәйгедә катнашкан Хәлим Солтанов, Нурия Мөхәммәдиева беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгуларына карамастан, каушап калмадылар. Афәрин, балалар!