Ни хәлең бар, кеше туганым?

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Евгений МУРЗИН – “Әгерҗе-кино“ учреждениесе директоры:

– 1 декабрьдән “Авангард“та Казан реҗиссеры Фәнис Камалның “Җәза“ тулыметражлы картинасы күрсәтелә башлады. Рольләрдә  Татарстанның атказанган артистлары белән бергә яшь актерлар, татар язучылары да катнаша. 

Әлеге картина Заһид Мәхмүдинең “Әче балан“ повесте буенча төшерелгән. Анда әтиләр һәм балалар, алар арасындагы мөнәсәбәтләр дә чагылыш таба. Фильм  әфьюн баткаклыгына кереп чумган яшь егет хакында. Аның күзләре шулкадәр тонган ки, бер мизгел рәхәтлек өчен дустының кызын, соңрак атасын үтереп суга ташларга да чирканмый...   

 Картина татар телендә русча субтитрлар белән бара. Бу фильм рус телле тамашачыларда да зур кызыксыну уятачак. Чөнки сюжеты бик тә тормышчан, шунда ук үз эченә бөтереп алып кереп китә.

Фильм өлкәннәрне генә түгел, өлкән сыйныф укучыларын да битараф калдырмас. Әйтик, кичә 1нче гимназия укытучылары “Авангард“ка үз укучыларын алып килделәр. Алар фильмда алган тәэсирләре белән сыйныф сәгатьләрендә уртаклашырлар һәм дөрес нәтиҗәләр ясарлар дип ышанам. 

Хөрмәтле әгерҗелеләр, әлеге фильмны карарга сез дә килегез. Фильм бу атна дәвамында 18 һәм 20 сәгатьләрдә күрсәтеләчәк.    

 

Александр КОНОТОПЧИК  Әгерҗе:

– Узган атнада без  Россия диңгез пехотасы оешуга 315 ел тулу уңаеннан Казанда һәм Мәскәүдә тантаналы чараларда катнаштык. Без дигәнем –Иж-Бубыйдан Раиф Гәрәев, Әгерҗедән Дмитрий Шәлимов һәм мин. 

Казанда бәйрәм зурлап уздырылды.  Хәрби-патриотик тәрбия бирү һм гомуми эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Татарстан оешмасы “Тайфун“ Бөтенроссия диңгез пехотасы оешмасы составына керүче 60 төбәк оешмасы арасыннан II урын алды. I урында – Санкт-Петурбург, IIIдә – Ханты-Мансийск.  Татарстаныбыз өчен күңелдә горурлык хисләре туды. Чөнки ул Севастополь һәм Владивосток кебек диңгез портларын да узып китте бит.

Безне Мәскәү вәкилләре, Дәүләт Советы депутатлары, ТРның хәрби комиссары Сегрей Погодин, генераллар котлады. Аннан тирән эчтәлекле концерт карадык. Шулай да иң мөһиме – әлеге чара хезмәттәшләребез белән очраштырды. Алар белән рәхәтләнеп аралаштык, бергә хезмәт иткән елларны искә алдык, гаиләләребез турында сөйләштек.       

 

Наил НӘБИУЛЛИН – мәдәният ветераны:

– Ноябрь аенда ТНВ каналыннан башта ике атна Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр“ спектаклен көтеп алып, тормыш мәшәкатьләрен онытып, бирелеп караган идек. Ә узган атнада “Татар моңы“ яшь башкаручылар фестивале рухы белән яшәдек. Аның беренче тапкыр атна буе турыдан-туры эфирда баруы бик ошады.Татарны җыр-моң яшәтә диюләре хак бит. Әнә, “Татар моңы“ быел  Россиянең төрле төбәкләреннән бик тә талатлы 300дән артык башкаручыны җыйды. Узган ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны ике тапкырга арту да яшьләрнең татар җырына тартылуын күрсәтте. Татарстаннан читтә яшәсәләр дә туган телне, борынгы халык җырларын белеп, яратып үсүләре аеруча сөендерде. Быелгы фестивальнең беренче тапкыр турыдан-туры эфирда баруы да бик ошады. Без, өлкәннәр, кайчак яшьләр тегеләй-болай дип сүгәбез. Әмма бүгенге яшьләрнең күбесенә тел-теш тидерердәй түгел бит. “Татар моңы“ яшь милләттәшләребезнең халык җырларын онытмыйча, киләсе буыннарга илтүче булуын тагын бер кат раслады.

 Бу фестивальне телевизордан караганда нишләп безнең Әгерҗенең талантлы яшьләре дә катнашмый икән дип тә уйлап куйган ием. Шулай да соңыннан Алабуга мәдәният көллиятендә укучы Барҗы-Умганың талантлы җырчы егете Ранис Сафиуллин “Шатлык“ ансамбле составында җырлады дигән хәбәр ишетеп сөендем. Районыбыз  күләмендә дә татар яшьләре арасында “Татар моңы“на охшаш  җыр фестивале оештырылсын иде дигән теләктә калам. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International