1 декабрьдә “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәләре район хакимияте бинасында халыкны Бердәм кабул итү көне уздырды.
Төшкә кадәр халыкны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Пенсия фонды идарәсе, халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчеләре, район үзәк хастаханәсе баш табибы кабул иттеләр.
Төштән соң гражданнарны ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин кабул итте. Депутатка мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесенең сораулары торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы булды. Альберт Галимҗанович һәр мөрәҗәгать итүчегә язмача җавап әзерләнәчәген әйтте. Соңыннан депутат җитәкчелегендәге эшлекле төркем проблемалы йортларны карарга барды.
Бердәм кабул итү көнендә җитәкчеләр 15 әгерҗелене кабул итте.