"ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече» конкурсы җиңүчеләре тиздән билгеле булачак

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

"ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече» конкурсы җиңүчеләре тиздән билгеле булачак. 

Җиңүчеләрнең һәркайсы тиешле грант алачак

Казанда, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, "ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече» конкурсы җиңүчеләрен билгелиләр. Җиңүчеләрнең һәркайчы тиешле грант алачак, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Бүгенгә эксперт комиссияләре тарафыннан заявкалар каралган, конкурста җиңүчеләрнең башлангыч исемлекләре төзелгән һәм расланган. Министрлыкның конкурс комиссиясе, бу елның 10 декабреннән дә соңга калмыйча, башлангыч исемлекләрне караячак һәм грант алучыларның җыелма исемлеген төзиячәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International