Призлы урыннар – Әгерҗе районы армспортчыларында

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

 Түбән Новгородта армспорт буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярышлар узды. Татарстан командасы составында безнең районның каты куллы егет-кызлары да бар иде.

Ярышларда Түбән Новгород, Саратов, Самара, Ульян өлкәләре, Башкортостан, Татарстан, Чуашстан, Удмуртия, Пермь крае спортчылары көч сынашты. Үз үлчәү категорияләрендә Гөлшат Дөлкәрнәева, Әлмира Хәбибуллина, Элвира Ямалтдинова, Айнур Фәсхиев, Адилә Шәйдуллина I урынга, Батыр Чураев, Рузилә Шаһиева, Алнур Шакиртов II урынга, Рафис Мифтахов һәм Гүзәл Тимербаева III урынга лаек булдылар. Ир-егетләр арасында Жирайр Габриелянга тиңнәр булмады.  Армспортчыларны ярышларга Сирин Галиуллин һәм Руслан Закиров әзерләделәр.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International