Җирле үзидарә рәисе Илфат Рамазанов ,мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл иганәчеләре Җәләев Илназ ,Самсонова Йолдыз ,Симаков Раил,3 нче филиал -Кадыбаш бүлекчәсе ярдәме белән Кадыбаш үзидарә җирлегендәге яшәүче инвалидлар өчен аш-су мәҗлесе үткәрелде.Киләлмәгән инвалидлар – урын өстендә ятучыларга 10 кешегә өйләренә барып , хәлләрен белеп ,күчтәнәч өләштеләр.Илфат Галиевич - инвалид дип, күңелегезне төшермәгез, сез барыгыз да зур хезмәт юлы үткәнсез ,олыгайган көнегездә балалар , оныклар тәрбиясе белән яшәргә язсын дип ,бәхетле картлык , хәерле гомер теләде .Картлыкка бирешмичә ,өметегезне өзмичә яшәгез әле дип сүзен төгәлләде .Мәдәният йортында мул табын әзерләп , татар халкының бәхәле ашы – бәлеш белән сыйладылар .Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан зур концерт әзерләнгән иде . Кичәне алып баручы Фәридә Каюмова күңел төшенкелегенә бирелмичә , язмышка рәнҗемичә яшәгез әле дигән сүзләрне кат-кат кабатлады .Авылыбызның моңлы сандугачы Гөлнара Гафарованы кат-кат сорап җырлаттылар.Аның “Бер вакыт кына” җырын тын да алмыйча тыңлап , узган гомергә нәтиҗә ясап утырдык.Авылыбыз мулласы Рәҗәп абый Нафиков -“Күңел төшенкелегенә бирелмичә яшәргә дә , яшәргә әле безгә , без һәрберебез тырышып хезмәт иттек ,яшьләргә дөрес юл күрсәтеп яшик”,- диде .Авылда бик күп чаралар үткәрелә ,эшләгәнебезне башка авыллар кебек күрсәтә белү кирәк диде. Мин үз чыгышымда “Күңел” дигән шигыремне укыдым .
Кеше күңеле һәрчак пыяла ,
Авыр сүзләр әйтсәң уала.
Тәмле телле , матур сүзләр генә ,
Йөрәгемә минем мең дәва .
Чыннан да инвалид кешенең төрле чагы була , күңел төшенкелегенә бирелгән чагы да еш була .Безнең җирлектә 58 инвалид яши икән , без бер-беребезгә көчтән килгән кадәр ярдәм итеп , хәлләребезне белешеп ,шулай аралашып яшик .Гомер көзебез муллыкта ,шатлыкта , бәхеттә үтсен.Сүземне “Гомер көзем” дигән шигырь белән тәмамладым:
Эзләрем көзләрдә җуелмас ,
Балкырмын берара,
Гомерләр бик кыска ,
Берәү дә килмәгән мәңгегә ,
Дәвамым кала бит язларда ,
Шаулатып яшимен көзләрдә .
Кичәне оста биючеләребез Гүзәл һәм Ләйлә , нәфис сүз белән Алсу Сибатова , җырчы кызыбыз Гөлназ Шарафиева дәвам иттеләр.
Мәҗлестә булган барлык инвалидлар , бик канәгать булып , бу аш-суны, күңел ачуны оештырган Кадыбаш авыл бирлеге советына , иганәчеләргә ,мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен белдерделәр .Алдагы елларда да исән-сау булып ,очрашырга язсын дип таралыштылар.
09.12.2015 ел. Фаягөл Әхмәтшина.